Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә картлык буенча пенсиянең уртача күләме 29 мең сумнан артып китәргә мөмкин
Россиядә картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2027 елда 29 мең сумнан артып китәргә мөмкин, дип хәбәр итте РИА Новостига РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов.
«Социаль фонд бюджетының актуаль параметрлары һәм РФ Хезмәт министрлыгының озак вакытлы фаразлары нигезендә, 2027 елда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача еллык күләме 29 088,66 сум тәшкил итәчәк», - диде Сафонов.
Ул ачыклык керткәнчә, 2027 елда иминият пенсияләрен ике этапта индексацияләү планлаштырыла: 1 февральдән алдагы ел өчен фаразланган инфляцияне исәпкә алып, 4 процентка, ә 1 апрельдән социаль фонд бюджеты керемнәре үсеше хисабына тагын 3,4 процентка. Нәтиҗәдә бер ел эчендә пенсия якынча 7,5 процентка артачак.
Сафонов сүзләренчә, иминият пенсиясе күләме тупланган пенсия баллары санына һәм теркәлгән түләү күләменә бәйле. Түләүнең йомгаклау суммасы һәр пенсионер өчен индивидуаль исәпләнәчәк.
Белгеч билгеләп үткәнчә, 2027 елның февралендә иминият пенсиясенә билгеләнгән түләү 9 968,08 сумга кадәр артачак. Пенсия баллының бәясе башта февральдә индексацияләнәчәк һәм 163,03 сумга кадәр үсәчәк, ә аннары апрельдә – 168,57 сумга кадәр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз