Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә картлык буенча иминият пенсияләре елына ике тапкыр индексацияләнә башлаячак
2025 елдан эшләмәүче пенсионерлар өчен картлык буенча иминият пенсияләре елына ике тапкыр арта башлаячак. Индексация тәртибендә яңартулар турында РИА Новости Дәүләт Думасының Хезмәт комитеты әгъзасы Светлана Бессарабка сылтама белән хәбәр итә.
Аның мәгълүматлары буенча, пенсия 1 февральдән һәм 1 апрельдән арта. Беренче тапкыр индексация инфляция процентын исәпкә алачак, ә икенчесендә инвестпортфельдән керемнәр исәпләнә.
Басманың әңгәмәдәше ачыклаганча, социаль пенсияләрне индексацияләү көне элеккечә, 1 апрельдә була.
«Россиядә барлык төр пенсияләрне алучы 43 миллион кеше бар», - дип уртаклашты депутат.
Элегрәк билгеле булганча, 1 майдан Россиядә яшәүче кайбер категориягә керүче гражданнарның пенсияләр күләме артуы билгеле булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз