Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә карбыз һәм кавын бәяләре арзанайды
Россиянең эре сәүдә челтәрләрендә карбыз һәм кавын бәяләре бер ай эчендә 40 процентка арзанайган. Август уртасында карбызның бер килограмм бәясе 30 сумга, кавын бәясе 80 сумга кадәр төшкән. Бу хакта Омниканаль ваклап сату компанияләре ассоциациясе (АКОРТ) рәисе Станислав Богданов белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.
Богданов аңлатканча, карбыз һәм кавынның бәясе һәм ассортименты сезонга, өлгерү вакытына һәм яңа уңышның килүенә бәйле. Июль уртасыннан эре сәүдә челтәрләрендә карбыз ассортименты 70 процентка диярлек, ә кавын – 80 процентка арткан.
Кибет форматына карап, сатып алучыларга өчтән алып 11 төргә кадәр карбыз һәм икедән алып унга кадәр төрдәге кавын тәкъдим итәләр.
Кибетләрдә тәкъдим ителгән карбызларның төп өлешен үзебездә җитештерелгән продукция тәшкил итә – аңа эре сәүдә челтәрләре ассортиментының 80 процентка якыны туры килә. Россиядә үстерелгән кавыннар өлеше тәкъдимнең яртысын тәшкил итә.
Карбызны шулай ук Азәрбайҗан, Иран һәм Ливаннан китерәләр. Кавыннарны Казахстаннан, Үзбәкстаннан, Коста-Рикадан, Эквадордан һәм Испаниядән импортлыйлар. Төркия һәм Бразилиядән карбыз да, кавын да китерелә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз