Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә кайнар суны туктатып тору вакыты кыскарырга мөмкин
Россия шәһәрләрендә кайнар суны планлы туктатып тору алдагы елларда хәзерге ике атнадан өч-биш көнгә кадәр кыскарырга мөмкин. Бу хакта Дәүләт Думасының Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Кошелев сөйләгән, дип яза РИА Новости.
Депутат сүзләренчә, моңа коммуналь челтәрләрне диагностикалауны заманча технологияләрен кертеп ирешеп булачак.
«Алдагы биш-җиде елда кайнар суны туктатып тору кыскарачак. Күпчелек зур шәһәрләрдә акустик тестлар һәм торба эче роботлары кебек заманча диагностика алымнары кертү аркасында 14 көннән өч-биш көнгә кадәр кими. Бу ысуллар туфракны күпләп казымыйча гына җитешсез урыннарны ачыкларга мөмкинлек бирә», – дигән Кошелев.
Парламентарий сүзләренчә, коммуналь инфраструктураны алга таба модернизацияләү халыкның комфортын сизелерлек арттырырга булышачак. Аның бәяләмәсе буенча, 2035 елга яңа реновация узып төзелгән яңа йортларның һәм кварталларның күбесе традицион рәвештә җәен кайнар суны туктатып торулар белән очрашмаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз