Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә кайбер затлар өчен 1 процентлы салым ставкасын кертергә тәкъдим иттеләр
Россиядә 1 процентлы ташламалы салым ставкасын кертергә тәкъдим иттеләр. Ташлама шәхси эшмәкәр булып теркәлүче махсус операция ветераннарына кагылачак. Бу хакта сенатор Айрат Гыйбатдинов сөйләде. Аның сүзләрен ТАСС китерә.
Гыйбатдинов Салым кодексына төзәтмәләрне хөкүмәт нәтиҗәсен алу өчен җибәрүен өстәде.
Салым ташламалары – салым түләүчеләрнең аерым категорияләренә закон нигезендә бирелгән өстенлекләр. Мәсәлән, салым түләмәү яки аны киметелгән күләмдә түләү мөмкинлеге.
Физик затларның мөлкәтенә салымга ташламаларны җирле законнар билгели. Әлеге ташлама мөлкәт категорияләренең һәрберсендә берешәр объектка карата гына кулланыла ала: фатир яки бүлмә, торак йорт һ. б.
Пенсионерларга ташлама алу өчен салым органына килергә кирәкми. Ташлама салым органында булган мәгълүматлардан чыгып пенсионерның ташлама алу хокукы барлыкка килгән вакыттан (хатын-кызларда 55 яшьтән, ир-атларда 60 яшьтән) бирелә.
Шул ук вакытта, пенсионер ташламалы пенсия алучы (диңгезче, хәрби, зарарлы җитештерүләрдә эшләүче) булган очракта, ташлама бирү турында гариза юлларга тиеш була.
Әгәр пенсионерның милкендә бер төрдәге берничә объект булса (мәсәлән, ике фатир), ташлама бер объектка гына биреләчәк. Салым түләүченең ташламалар алу хокукы булу-булмавын Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында «Милек салымнары ставкалары һәм ташламалары турында мәгълүмат» сервисы ярдәмендә тикшерергә мөмкин.
Салым түләүчеләр ташламалар алу өчен гаризаны Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен салым түләүче шәхси кабинеты» сервисы һәм Дәүләт хезмәтләре порталы ярдәмендә электрон рәвештә рәсмиләштерә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз