news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә каен серкәсенә аллергиядән вакцина ясый башлыйлар

Россиядә каен серкәсенә аллергиядән вакцина ясый башлыйлар
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Россиядә каен серкәсенә аллергиядән дәвалаучы һәм саклаучы үзебездә җитештерелгән препарат рәсми рәвештә теркәлде һәм кулланылышка кертелде. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова «Курчатов институты» милли тикшеренү үзәгендә узган IV Халыкара табигатькә охшаш технологияләр форумының пленар утырышында белдерде.

«Аллергарда» дип аталган вакцина каен серкәсенә сизгерлек аркасында барлыкка килә торган аллергик риноконъюнктивитны кисәтү һәм дәвалау өчен эшләнгән. Ул шулай ук алма, шәфталу (персик), соя һәм җир чикләвеге кебек ризыкларга карата булган аллергияне дә җиңеләйтергә ярдәм итә.

Прививка курсы ай саен ясала торган биш уколга кадәр дәвам итә. Аны чәчәк ату сезоны башланганчы, көз һәм кыш айларында үткәрү планлаштырыла. Яңа сезон алдыннан ил буенча 60 меңгә кадәр кешегә прививка ясау күздә тотыла.

Вице-премьер сүзләренчә, әлеге медицина юнәлеше алга таба да актив үстереләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot