Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә итек җитештерүчеләр өчен салым ташламалары кертелде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Киез аяк киеме – итек җитештерүчеләргә салымнар һәм иминият взносларының барлык төрләрен кичектереп түләү хокукы биреләчәк. Аның максималь срогы бер елдан да артык түгел, яки өч ел дәвамында өлешләп түләргә мөмкин. Итек җитештерүгә ташламалар РФ Хөкүмәтенең бүген үз көченә керә торган яңа карары белән билгеләнгән. Бу хакта «Парламентская газета» яза.
Итек җитештерү салым ташламаларын файдалана торган сезонлы тармаклар һәм эшчәнлек төрләре исемлегенә кертелгән. Хөкүмәттә искәртүләренчә, мондый адым җитештерүчеләргә кредит күләмен киметергә мөмкинлек бирәчәк һәм артып калган акчаны чимал сатып алу, җиһазларны яңарту яки хезмәткәрләргә өстәмә эш хакы түләүгә юнәлдереп булачак.
Базар экспертлары билгеләп үткәнчә, соңгы елларда итеккә ихтыяҗ арта, шул исәптән бу аяк киеменең махсус кием-салымның күп кенә төрләре комплектына керүе хисабына да.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз