news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә IT-хезмәткәрләргә ихтыяҗ кисәк кимегән

Ел башыннан Россиядә IT-өлкәдә эшләргә теләүчеләр саны 55 процентка арткан, шул ук вакытта, буш вакансияләр исәбе 25 процентка кимегән. Экспертлар мондый вазгыятьне базарда онлайн-курсларда әлеге һөнәрне үзләштергән яшь белгечләр күбәюе белән аңлата. Кагыйдә буларак, компанияләр югары квалификацияле хезмәткәрләргә өстенлек бирә.

Ел башында IT-өлкәдә 114 меңнән артык вакансия исәпләнгән, августта әлеге сан 85 меңгә кадәр кимегән, дип яза РБК. Резюмелар саны 55 процентка күбәйгән, моннан бер ел элек әлеге күрсәткеч 12 проценттан артмый иде.

IT-өлкәдә эшләргә теләүчеләр саны артуын шулай ук илдән киткән белгечләрнең Россиягә кире кайтуы белән дә аңлаталар. Шул ук вакытта, IT-өлкәдә онлайн белем алуга ихтыяҗ башка шундый курслар арасында иң зурысы.

news_right_1
news_right_2
news_bot