Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә IT-тармак үсешенә 130 млрд сум бүлеп биреләчәк
Хөкүмәт IT-тармакның алгарышлы үсешенә һәм бу юнәлештә фәнни эшләр белән тикшеренүләргә 130 млрд сум акча юнәлдерәчәк. Бу хакта «Data Fusion: Зур мәгълүматлар дәвере» конференциясенең пленар сессиясе вакытында Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко белдерде.
Ул искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проекты буенча эш алып барыла.
«Аның кысаларында без икътисадның һәм дәүләт идарәсенең төп өлкәләрен цифрлы платформалар белән тәэмин итү бурычын куйдык, алар дәүләт функцияләрен үтәү һәм яңа технологияләр, шулай ук ясалма интеллект кулланып хезмәт күрсәтү өчен нигез булачак», - дип аңлатты Хөкүмәт рәисе урынбасары.
Аның сүзләренчә, 2030 елга илнең IT-тармагы үсешеннән нәтиҗә 11 трлн сумнан артырга тиеш, ә IT-белгечлекләр буенча тәмамлаучылар саны - 5 тапкыр. Моннан тыш, оешмаларның ясалма интеллект технологияләренә чыгымнары 7 тапкырга артачак.
Моңа хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм предприятиеләрнең Россия программасы тәэмин ителешенә күчүе нәтиҗәсендә ирешеп була.
Тармакка инвестицияләр җәлеп итү нәтиҗәсендә икътисадның үсеш темпларын 2 тапкыр, ә ясалма интеллект биремнәрен үтәүче суперкомпьютерларның җыелма куәтен 10 тапкыр арттыру мөмкин, дип өметләнәләр Хөкүмәттә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз