news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ислам банкингын кертү буенча сынау проектының перспективаларын бәяләделәр

Россиядә баштарак ике елга исәпләнгән ислам банкингын кертү буенча сынау проекты озайтылачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ финанс министры урынбасары Иван Чебесковка сылтама белән хәбәр итә.

Ведомство башлыгы урынбасары белдергәнчә, югарыда аталган эксперимент гамәлдә булган бер ел эчендә Россия Хөкүмәте сынау проектының вакытын озайту өчен җитәрлек тәҗрибә туплаган. Өстәвенә, Финанс министрлыгында ислам банкингы нормалары географиясен илнең бөтен территориясенә җәелдерергә телиләр. «Әлеге алымнарны закон нигезендә илнең бөтен территориясендә кертергә кирәк», - диде Чебесков.

Аның билгеләп үтүенчә, хәзерге вакытта Финанс министрлыгында, Дагыстан, Чечня, Башкортстан һәм Татарстанда гына түгел, ә бөтен Россия буенча комплекслы җайга салуны гамәлгә кертү мөмкинлеген карыйлар. Мондый чараларны илнең башка төбәкләренә дә таратырга кирәк, дип саный финанс министры урынбасары.

Ислам банкингын кертү буенча эксперимент Россиянең дүрт төбәгендә 2023 елның 1 сентябрендә башланды. Ул, классик займнарны процентка бирүне тыеп, ислам нормалары нигезендә банк эшчәнлеген җайга салуны күздә тота. Моның урынына башка формалар, шул исәптән кичектереп түләү, лизинг һәм өлешләп финанслау кулланыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100