news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә ислам банкингын даими гамәлдә булган механизм итәргә телиләр

Россиядә ислам банкингын даими гамәлдә булган механизм итәргә телиләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиядә партнерлык финанславын эксперименталь режимнан чыгарырга һәм даими нигездә беркетергә мөмкиннәр. Вариантлар буенча хәзер фикер алышу бара, дип хәбәр итте «Известия»гә Үзәк банк рәисе урынбасары Алексей Гузнов.

Карала торган вариантларның берсе – эксперимент турындагы гамәлдәге законны сроксыз итү. Шул ук вакытта Үзәк банкта башка алымны перспективалырак дип саныйлар: банкларның һәм микрофинанс оешмаларының иң кирәкле продуктларын аерып алу һәм гамәлдәге финанс законнары кысаларында аларның эшләү кагыйдәләрен билгеләү.

Мондый механизм партнерлык финанславының аерым инструментлары үзенчәлекләрен исәпкә алырга һәм бер үк вакытта финанс базарын җайга салуның бердәм принципларын сакларга мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр иткәннәр басмага Үзәк банк матбугат хезмәтендә.

Даими җайга салу моделе турында фикер алышуны якын арада төгәлләргә планлаштыралар. Сайлаганнан соң тиешле закон проектын эшләргә кирәк булачак, дип билгеләгән Гузнов.

Ислам банкингы инструментларын үз эченә алган партнерлык финанславы буенча эксперимент хәзер Татарстанда, Башкортстанда, Чечняда һәм Дагыстанда үткәрелә. Шул ук вакытта хезмәтләр бөтен Россия буенча клиентларга күрсәтелә ала: катнашучы регионнарның берсендә эксперимент кысаларында эшләүче оешма теркәлергә тиеш.

Ак Барс Банкның ислам банкингы үзәге директоры Искәндәр Исхаков сүзләренчә, Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә мондый продуктларга сизелерлек кызыксыну күзәтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot