news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә ир белән хатын аерылышкан очракта пенсия балларын урталай бүләргә тәкъдим итәләр

Әгәр уртак балалары булган ир белән хатын аерылышса, пенсия балларын тигез итеп бүләчәкләр. Дәүләт Думасында шул турыда закон проектын эшлиләр. Әмма сүз ата-ананың берсе бала белән «декрет»та булган, ә икенчесе эшләгән вакыт аралыгы турында бара. Бу хакта палатаның гаиләне яклау, ата, ана һәм балачак мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкая хәбәр итте. РИА Новости шул хакта яза.

Искәртик, хәзер Россия законнары буенча «декрет» вакытында хезмәткәргә азрак пенсия коэффициенты өстәлә.

Буцкая билгеләп үткәнчә, гаиләдә бала тугач ата-ананың берсе «декрет»ка китә, аның пенсия баллары азрак җыела, ә эшләүче ата-ананың күбрәк. Әгәр закон проектын кабул итсәләр, мондый гаилә аерылышкан очракта, пенсия балларын бүлешәчәкләр, ягъни бу ел эчендә ата белән ананың пенсия коэффициентларын кушалар һәм шул коэффициентны икегә бүләләр, дип сөйләде спикер.

Ул баланы тәрбияләү - җитди эш, шуңа күрә пенсия балларын бүлү идеясе, ата-аналар аерылышкан очракта, гадел булып тора, дип өстәде.

news_right_1
news_right_2
news_bot