news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ипотека кредиты күләме 11,5 процентка артты

Россиянең зур шәһәрләрендә ипотека кредитының уртача күләме 11,5 процентка (узган елның гыйнвары белән чагыштырганда) арткан. Бу хакта «Этажи» федераль компаниясенең ипотека буенча экспертлары хәбәр итә. 

Аналитиклар 2023 елның гыйнварында Россиянең зур шәһәрләрендә икенчел торак сатып алу өчен ипотека кредитларының уртача суммаларын бәяләде һәм аларны узган елның гыйнварында ипотека кредитларының уртача күләме белән чагыштырдылар. «Известия» шул хакта яза.

«Узган елның гыйнварында Россиянең зур шәһәрләрендә ипотека кредитларының уртача күләме 3,16 млн сум дәрәҗәсендә иде, 2023 елның гыйнварында ул 3,53 млн сумга кадәр артты», - дип сөйләде «Этажи» федераль компаниясенең ипотека департаменты җитәкчесе урынбасары Татьяна Решетникова.

Компания мәгълүматлары буенча, икенчел торак сатып алу өчен ипотека кредитларының уртача күләме агымдагы елның гыйнварында Ростов-Донда 32,4 процентка арткан, ягъни 2,946 млн сумнан 3,901 млн сумга кадәр җиткән.

Икенче урында - Чиләбе, анда ипотека кредиты күләме узган елның гыйнвар ае белән чагыштырганда 25,8 процентка арткан, 2,051 млн сумнан 2,581 млн сумга кадәр җиткән.

Өченче урында – Красноярск, анда үсеш 21,3 процент тәшкил иткән, ә ипотека кредитының уртача күләме 3,737 млн сумга кадәр арткан.

Самара – дүртенче урында, анда ипотека кредитының уртача күләме 18,6 процентка арткан.

Лидерларның бишлеген Санкт-Петербург йомгаклый, анда үсеш 16,9 процент тәшкил иткән.

Шулай ук алдынгылар унлыгына Казан ( 16,2 процент), Краснодар (14,6 процент), Омск (14,2 процент), Новосибирск (12,7 процент) һәм Түбән Новгород (12,5% процент) кергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100