news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ипотека кредитлары буенча арттырып түләү күләмен чикләделәр

Бүгеннән башлап Россиядәге барлык банклар да ипотека биргәндә кредитның тулы бәясен исәпкә алырга тиеш. Әлеге сумма уртача базар бәясенең өчтән бер өлешеннән артып китә алмый, диелә кулланучылар кредиты турындагы законга төзәтмәдә. Үзгәрешләр узган елның июнь аенда ук кабул ителгән иде, ә июль аенда РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан хупланды, дип искә ала ТАСС.

Үзгәрешләргә әзерләнү өчен банкларга төгәл бер ел бирелде. Әмма хәзер кредит оешмалары фатирга, машина урыннарына, җир кишәрлекләренә, торак төзелешенә кредитлар билгеләнгән лимитларны арттырмыйча гына бирергә тиеш. Моннан тыш, алар элек бирелгән кредитларны рефинанслауны да дәвам итә.

Үзәк Банкның матбугат хезмәтенә әйтүләренчә, банклар килешүдә ипотека буенча кредитның тулы бәясен, шулай ук кредит алучының гомуми чыгымнары турында мәгълүматны да күптәннән күрсәтә инде.

«Бурычка алучылар үзләренең ипотека кредиты килешүләрендә кредитның тулы бәясен күрә, әмма ипотека бәясенә чикләүләр юк иде. 2021 елда гражданнарның ипотека кредитларына кулланучылар кредитлары белән охшашлык буенча чыгымнарны чикләүне күздә тоткан закон кабул ителде. Ул квартал саен исәпләнә торган бәясеннән 1/3 проценттан да артмаска тиеш», - дип хәбәр иттеләр Россия Банкында.

Үзәк Банк мәгълүматларына караганда, 2022 апрелендә банклар ипотека буенча кредитның тулы бәясен исәпләп беренче исәп-хисап тапшырганнар инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100