Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә ипотека буенча айлык түләү 2025 елда 13 процентка артачак
«Илкүләм кредит рейтинглары» агентлыгы фаразларына караганда, Россиядә ипотека кредитлары буенча уртача айлык түләү 2025 елда 13 процентка артачак һәм беренче тапкыр 35 мең сумнан артып китәчәк. Бу 2024 ел белән чагыштырганда айлык түләү шактый нык арта дигән сүз. Былтыр уртача түләү 31 мең сум тәшкил иткән булган (алдагы ел белән чагыштырганда 3 процентка күбрәк). Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Әгәр 2025 елның икенче яртыеллыгында регуляторлар бурыч йөкләнеше күрсәткече 80 проценттан югары булган очракта ипотека кредитлары бирүгә чикләүләр кертсә, айлык түләү арту тизәергә мөмкин. Бу очракта шулай ук ипотека кредитларының уртача күләме 4 миллион сумнан артык булырга мөмкин. 2024 елда исә бу күрсәткеч 1,3 процентка – 3,7 миллион сумга кадәр кимегән иде.
Моннан тыш, 2025 елда яңа ипотека кредитлары күләме кимү көтелә: «Илкүләм кредит рейтинглары» агентлыгы бәяләүләре нигезендә, 0,8-1 миллион яңа кредит биреләчәк, бу 2024 ел белән чагыштырганда 30-40 процентка азрак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз