Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә йорт хайваннарын бердәм реестрда теркәүне мәҗбүр итәргә телиләр
2025 елның 1 гыйнварыннан Россиядә йорт хайваннарын бердәм реестрда мәҗбүри теркәү кертергә телиләр. Бу закон проектының инициаторлары – Санкт-Петербург депутатлары һәм аларның тәкъдимен Закон чыгаручылар советы хуплаган инде. Хәзер проект Дәүләт Думасына җибәрелгән. Моңа охшаш реестр Мәскәү өлкәсендә эшли инде. Ул йорт хайваннарын исәпкә алуны җиңеләйткән һәм хуҗаларының җаваплылыгын арттырган. Закон барлык йорт хайваннарын маркировкалауны һәм теркәүне күздә тота, бу бигрәк тә этләр өчен актуаль, алар еш кына куркыныч тудыра, дип яза «Парламентская газета».
Йорт хайваннары реестры автоматлаштырылган дәүләт системасы булачак. Аны ветеринар күзәтчелек федераль органы алып бара башлый. Закон проекты нигезендә, теркәү сукбай хайваннар санын (бигрәк тә аларның популяциясе күп булган төбәкләрдә) киметергә ярдәм итәчәк. Депутат Николай Валуев башта бу системаны Бурятиядә яки Якутиядә сынап карарга, бу чараның нәтиҗәлелеген бәяләргә тәкъдим иткән. Шулай ук ул җәмгыятьтә ризасызлык тумасын өчен, ташламага ия булучылар хайваннарны бушлай теркәргә тиеш диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз