Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә инвалид балаларның пенсияләрен бурычлар өчен алу тыелачак
Бурычларын түләтү хисабына приставлар инвалид балаларның һәм эшкә яраксыз дип табылган инвалидларның пенсияләрен алмаячак. Дәүләт Думасы мондый төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте.
Әлеге категория гражданнарның пенсияләрен түләтеп булмый торган керем төренә кертү тәкъдим ителә. Бу инвалид балигъ булмаган баланың һәм бурычы булган эшкә яраксыз булган инвалидның хокукларын яклаячак. Бу шулай ук аның законлы вәкиле (ата-ана, опекун, попечитель) бурычлы булган очракларга да кагыла. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.
Бу балаларны һәм аларның ата-аналарын яклауга юнәлдерелгән социаль әһәмиятле закон проекты, дип билгеләп үтте Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин. Спикер сүзләренчә, Дума балалары булган гаиләләргә ярдәм вакытында комплекслы алым куллана. Ул искәртеп үткәнчә, элегрәк Дәүләт Думасы тарафыннан аның ярдәме белән бәйле закон чыгару чараларының зур системасы булдырылган иде.
Аерым алганда, ана капиталын алучылар даирәсе шактый киңәйтелде, көмәнле хатын-кызлар һәм 17 яшькә кадәрге балалы гаиләләр өчен бердәм пособие кертелде. Моннан тыш, дүрт яшьтән узган инвалид балаларның әти-әниләре, стационарда бала белән булганда, хәзер бушлай йокы урыны һәм туклану алачак. Башка чаралар да каралган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз