news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә иң күп пенсия алучылар билгеле

Иң күп пенсия сәясәтче, түрә, артист һәм космонавтларга түләнә.

Россия Халыклар дуслыгы университеты икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьева «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә пенсия күләмен билгели торган факторларны атады. Бу хакта «РИА новости» хәбәр итә.

Эксперт әйтүенчә, Росстат безнең илдә квартал саен һәм ел саен төбәкләр белән чагыштырып, уртача пенсия күләменә мониторинг үткәрә. Бер субъект эчендә генә дә саннар төрлелеге күзәтелә. Төбәкләр арасындагы аерма ике тапкыр.

«2022 елның 1 гыйнварына иң зур уртача пенсия – Чукотка автономияле округында. Аның суммасы 27 мең 842 сумны тәшкил итә. Иң кечкенәсе – Дагыстанда, 12 мең 627 сум», – ди белгеч.

Түләүләр күләме кешенең һөнәренә дә бәйле. Иң күп пенсияне сәясәтчеләр, түрәләр, артист һәм космонавтлар ала.

Григорьева сүзләренчә, гражданин, индивидуаль пенсия программасын ачып яисә корпоратив программага кушылып, пенсияне арттырырга хокуклы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100