news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә иминият пенсияләре 2027 елда ике тапкыр индексацияләнәчәк

Россиядә иминият пенсияләре 2027 елда ике тапкыр индексацияләнәчәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Россиядә иминият пенсияләре 2027 елда ике тапкыр индексацияләнәчәк, картлык буенча пенсиянең уртача күләме ел ахырына 29 904 сум тәшкил итәчәк, дип хәбәр иттеләр Финанс министрлыгы матбугат хезмәтендә.

1 февральдән пенсияләр, узган елдагы инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып, 6,8 процентка артачак. 1 апрельдән хезмәт хаклары үсеше темпларыннан чыгып, иминият өлешен өстәмә рәвештә 3,3 процентка индексацияләячәкләр.

Тиешле чыгымнар 2027 елга һәм 2028-2029 елларның план чорына федераль бюджет проектында каралган.

news_right_1
news_right_2
news_bot