Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә иминият һәм хәрби пенсияләрне 9,5 процентка индексацияләячәкләр
Иминият һәм хәрби пенсияләр, социаль түләүләр һәм пособиеләр 9,5 процентка индексацияләнәчәк. Бу хакта икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә Россия Президенты Владимир Путин әйтте.
«Чынбарлык вазгыятькә, нәкъ менә факттагы инфляциягә карап, иминият пенсияләрен гыйнварда ук 9,5 процентка индексацияләргә тәкъдим итәм. Хәрби пенсионерларга карата да шундый өстәмә индексация ясауны дөрес һәм гадел дип саныйм. Хөкүмәтнең кыска вакыт эчендә социаль түләүләрне һәм пособиеләрне индексацияләү буенча һәм башка карарларны тормышка ашыру өчен кирәкле гамәлләр кабул итүен сорыйм», – диде Путин.
Өстәмә түләү инде февральдә үк башкарылачак, диелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз