news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Ъ»: Россиядә илнең үзендә ясалган банкоматлар булдырырга җыеналар

Россиядә банкоматлар ясау эшен оештырырга җыеналар. Беренче үрнәкләр быел көзен үк банкларга сынау өчен килергә тиеш, дип яза «Коммерсантъ» газетасы.

Басманың чыганагы сүзләренә караганда, юл картасы Россия Банкы каршында эшләүче Акча әйләнеше буенча совет утырышында тәкъдим ителгән. Банкоматларны илебезнең ике компаниясе – БФС һәм САГА җитештерер дип көтелә.

Сынаулар уңышлы узган очракта, банкоматларны серияле рәвештә җитештерә башларга тиешләр.

«Киләсе елның I кварталында банклар Россиядә ясалган берничә йөз җайланма алачак», дип билгеләп үтә «Ъ».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100