news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә илдән чыгуны тыйган вакытта чит ил паспортын тапшыру кагыйдәләре үз көченә керде

Россиядә илдән чыгу хокукы вакытлыча чикләнгән гражданнар өчен чит ил паспортын тапшыру кагыйдәләре үз көченә керде. РФ Хөкүмәтенең шул хактагы карары быелның 22 ноябрендә имзаланган һәм ул 11 декабрьдә үз көченә керде.

Документ нигезендә, хәзер илдән чыгуны чикләү турында белдерү кәгазе алганнан соң россиялегә биш көн эчендә чит ил паспортын әлеге документны биргән органга (әйтик, Эчке эшләр, Тышкы эшләр министрлыкларына яки Федераль иминлек хезмәтенә), яисә аның чит илгә чыгу хокукын вакытлыча чикләгән ул эшли торган дәүләт оешмасына саклауга тапшырырга кирәк.

Чит ил паспортын тапшырганда ике нөсхәдә кабул итү-тапшыру акты рәсмиләштерелә. Аларның берсе гражданинга бирелә, ә икенчесе тиешле исәп алып бара торган вәкаләтле органда кала. Паспорт һәм кабул итү-тапшыру актын тапшыру кирәклеге турында белдерү кәгазе формалары да, исәп алып бару журналына карата таләпләр дә Хөкүмәт карары белән билгеләнгән.

Чит ил паспорты илдән чыгуны чикләү таләбе бетерелгәннән соң яки аның гамәлдә булу вакыты чыккач кире кайтарыла. Ул аның хуҗасы мөрәҗәгать иткән көнне исәп алып бару журналында имза куйганнан соң, ә гариза документны саклау урыны буенча тапшырылмаган очракта биш эш көне эчендә бирелә.

Әгәр илдән чыгу хокукы хәрби яки альтернатив гражданлык хезмәтенә чакыру сәбәпле чикләнсә, чит ил паспортын бирүне сорап мөрәҗәгать иткән чагында хезмәт итү вакыты тәмамлану турында билге куелган хәрби билетны да күрсәтергә кирәк.

«Россия Федерациясеннән чыгу һәм Россия Федерациясенә керү тәртибе турында»гы федераль законнан күренгәнчә, гражданинның илдән чыгу хокукы дәүләт сере дип саналган аеруча мөһим белешмәләрдән яки үтә яшерен мәгълүматлардан файдалана алуы, хәрби яки альтернатив гражданлык хезмәтенә чакырылуы, шикләнелүче яки гаепләнүче сыйфатында җинаять җаваплылыгына җәлеп ителүе, суд билгеләгән йөкләмәләрне үтәүдән баш тартуы яки бөлгенлеккә төшүе һ.б. башка сәбәпләр аркасында чикләнергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100