Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә ил эчендә чит ил туристлары өчен милли туристик маршрутлар ачарга тәкъдим итәләр
Россиядә ил буенча чит ил кешеләре өчен милли туристик маршрутлар ачарга тәкъдим иттеләр. Мондый алым чит илләрдән туристлар агымын арттырачак, диде Россия туриндустрия берлегенең керү туризмы комитеты җитәкчеләреннән берсе Алексей Венгин.
Спикер фаразлавынча, Россиядә чит ил туристлары өчен яңа милли маршрутлар булырга тиеш. Бу «алар безгә килсеннәр, реклама алсыннар һәм андагы тәкъдимнәрдә инде билгеле төбәкләрне генә түгел, ә үзләрен кызыксындыра алырлык юнәлешләр буенча тулы маршрутларны күрсеннәр өчен» кирәк. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Әйтик, Азия туристлары өчен, Владивостокка килеп, Хабаровск, Благовещенск, Чита, Якутия аша сәяхәт итеп, Бурятиядән өйләренә кайтып китүне үз эченә алган туристик маршрут ачарга тәкъдим итәләр. Шул рәвешле, тагын да күбрәк кеше Россия территорияләрен күрә алачак, ди спикер.
Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, Россия буенча стандарт булмаган маршрутларга да игътибар юнәлтергә кирәк – туристик бизнес нәкъ менә шуларга чит ил туристлары арасында ихтыяҗ булуын ачыклаган. Ул шулай ук махсус продуктлар булдырырга кирәклеген әйтте, кар автомобилендә җилдерергә, балык тотарга һәм автотуризмны яратучылар өчен товарларны мисал итеп китерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз