news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә икенче яртыеллыкта сыер һәм сарык ите 15 процентка кыйммәтләнергә мөмкин

2025 елның икенче яртыеллыгында Россиядә бозау һәм сыер итенә бәя, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, 12-15 процентка артырга мөмкин. Бу хакта Strategy Partners консалтинг компаниясе аналитиклары фаразларына сылтама белән «Коммерсантъ» яза.

Экспертлар әйтүенчә, бу төр итләр дуңгыз һәм тавык итенә караганда тизрәк кыйммәтләнә. Дуңгыз һәм тавык ите бәясе инфляция чикләрендә кала.

«АБ-Центр» мәгълүматлары буенча, башка итләргә караганда, бозау һәм сарык ите инде хәзер үк сизелерлек кыйммәтләнә башлаган. Neo компаниясендә әйтүләренчә, соңгы ел ярымда сарык итенә бәя 45 процентка диярлек арткан.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында әйтүләренчә, иткә бәя тулаем алганда тотрыклы булып кала, ә Россиянең үз-үзен ит белән тәэмин итүе 100 проценттан артык. 2025 елның беренче яртыеллыгында илдә чалу өчен 7,8 млн тонна терлек һәм тавык җитештерелгән, бу бер ел элекке белән чагыштырганда 0,4 процентка күбрәк.

Strategy Partners компаниясенең «Агросәнәгать комплексы һәм кулланучылар секторы» практика проектлары җитәкчесе Артем Суворов сүзләренчә, бозау һәм сыер итенә бәяләрнең тизрәк артуы узган елларда җитештерүчеләрнең чыгымнары һәм бәяләрнең артуына бәйле.

Neo компаниясе белдергәнчә, 2025 елның гыйнвар-март айларында сарык итенең үзбәясе узган елның шул чоры белән чагыштырганда 38,3 процентка, бозау итенеке 7,2 процентка арткан, ә тавык итенең үз бәясе 2,9 процентка, дуңгыз итенке 8,4 процентка кимегән.

«Мираторг»та әйтүләренчә, соңгы ике елда бозау һәм сарык итенең үз бәясе кимендә 30 процентка арткан. Бу тармакка инвестицияләрне чикли һәм малларның баш санын киметә.

Росстат мәгълүматлары буенча, 2024 ел ахырында Россиядә мөгезле эре терлек саны 16,2 млн, сарыклар 17,7 млн баш булган. Ел дәвамында бу күрсәткеч 4,9 һәм 5 процентка кимегән, ә тискәре динамика 2017 елдан бирле күзәтелә. Фермерларның бер өлеше тармактан киткән. Илдә гомуми ит җитештерүдә сыер ите өлеше 20 ел эчендә 38,7 проценттан 13,6 процентка кадәр кимегән.

«Лазаревское» агрохолдингы башлыгы Кристина Романовская сүзләренчә, бозау ите әкренләп премиаль сегмент продуктына әйләнә бара. Күләм кимүнең бер сәбәбе буларак ул җитештерүнең озын циклын атый – сыерның буаз булуыннан башлап үгезне чалуга кадәр якынча 25 ай вакыт уза, бу дуңгызларныкына караганда ике тапкырдан да күбрәк.

Neo дан Альбина Корягина әйткәнчә, мондый озын цикл бәяләр үсешенә җавап итеп тәкъдимне оператив рәвештә үстерергә мөмкинлек бирми. Алексей Плугов сүзләренчә, Россия җитештерүчеләре чит илдән нәселле терлек сатып алуда кыенлыклар кичерә. Шул ук вакытта ул бозау итенә бәяләр артуны гомумдөнья тенденциясе дип саный.

2024 ел йомгаклары буенча Россиядә дуңгызларның баш саны 27,8 млн булган – бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 1,7 процентка азрак, әмма 2015 елдан алып бу күрсәткеч якынча 30 процентка арткан. Кошларның баш саны 1,9 процентка арткан һәм 554,3 башка җиткән. Артем Суворов сүзләренчә, дуңгызчылыкта һәм кошчылыкта җитештерүнең кыска циклы ихтыяҗ үзгәрүгә тизрәк җавап белдерергә мөмкинлек бирә, әмма компанияләр арасындагы югары көндәшлек җибәрү бәяләре үсешен тоткарлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot