Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә IKEAның гарәп аналогы барлыкка килергә мөмкин
Йорт товарлары һәм җиһазлар сата торган Home Box гарәп кибетләре челтәре Россиядә партнерлар эзли. Биш ел эчендә безнең илдә 20 кибет ачылырга мөмкин. Бу хакта Якын Көнчыгыш илләренең Сәүдә үзәкләре союзы вице-президенты Камель Шабанга сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Без Россиядә партнерлар эзлибез. Россиядә биш ел эчендә 10-20 аналог ача алабыз», – диде Шабан Mallpic Sochi 2023 күргәзмәсендә.
Ул әлеге брендның үтемле булуын һәм бәяләре буенча IKEAга охшавын, тик азрак мәйдан биләячәген аңлатты.
Россия Президенты Владимир Путин Украинада махсус хәрби операция игълан иткәч, Швеция ретейлеры кибетләре эшчәнлеген туктатты. 2022 елның 15 августында компания товарларны онлайн сатып бетерүне төгәлләде һәм Россиядәге сатып алучылар өчен сайтын япты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз