news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә җиде төбәкнең җитәкчесе алышынырга мөмкин

Россиядә төбәк җитәкчеләре арасында берничә үзгәреш булырга мөмкин. Бу хакта РФ Президенты Администрациясенә якын булган дүрт чыганакка сылтама белән «Ведомости» газетасы яза.

Шул ук вакытта, басманың ике әңгәмәдәше әйткәнчә, отставкалар Федерациянең быел планлы сайлаулар үткәрелми торган субъектларына да кагылырга мөмкин. Гомумән алганда, сүз җиде төбәкнең башлыгы турында бара.

Хәзерге вакытка Россия Президенты Владимир Путин агымдагы елның көзендә сайлаулар узачак унөч төбәк җитәкчесенең сигезе белән очрашты. Әлегә Чувашия Республикасы башлыгы Олег Николаев, Ленинград өлкәсе губернаторы Александр Дрозденко, Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев, Кострома өлкәсе губернаторы Сергей Ситников һәм Ненец автономияле округы башлыгы Юрий Бездудный белән очрашу булмады.

Басма әңгәмәдәшләренең кайберләре Ленинград һәм Кострома өлкәләре башлыклары Дрозденко һәм Ситников постларыннан китәргә мөмкин, дип саный. Икенчеләре моның белән килешми. Чыганакларның берсе исә Николаев Чувашия җитәкчесе вазифасыннан отставкага китәргә мөмкин, дип белдерә.

Моннан тыш, Свердловск өлкәсенең 2023 елда яңадан сайланган губернаторы Евгений Куйвашев отставкага китү мөмкин булу турында фикер бар. Чыганаклар мәгълүматларына караганда, ул федераль постка күчерелергә мөмкин.

Моннан тыш, «Ведомости»ның тагын өч әңгәмәдәшенең мәгълүматлары нигезендә, Карелия Республикасы җитәкчесе Артур Парфенчиков отставкага җибәрелергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100