Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә иҗади югары уку йортлары студентлары өчен стипендияләр күләмен арттырдылар
Россия Хөкүмәте иҗади югары уку йортлары студентлары өчен исемле стипендияләр күләмен арттырды. Бу карарны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Министрлар Кабинетының рәсми сайтында шул хакта хәбәр ителә, дип яза РИА Новости.
«2024 елның 1 сентябреннән иҗади югары уку йортларының иң уңышлы һәм талантлы студентлары ала торган исемле стипендияләр күләме арттырылачак. Бу карарны Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин имзалады», - диелә хәбәрдә.
Үзгәрешләр С.В.Рахманинов, Ф.И.Шаляпин, А.В.Нежданова, Г.В.Свиридов, С.Т.Рихтер, И.М.Смоктуновский, С.С.Говорухин исемендәге шәхси стипендияләргә, шулай ук Булат Окуджава исемендәге стипендияләргә кагылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз