Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә һәм күп кенә башка илләрдә WhatsApp эшләүдән туктады
Россия һәм башка илләрдә WhatsApp мессенджеры (Meta корпорациясенеке, Россиядә әлеге оешманың эшчәнлеге экстремистик дип танылган һәм тыелган) кулланучыларның проблемалары барлыкка килде. Бу хакта Downdetector интернет-ресурсларының эшен күзәтү буенча сервис мәгълүматларыннан билгеле булды, дип яза «Татар-информ».
Аерым алганда, чатларда хәбәрләр җибәрү функциясе эшләми, кулланучылар шалтырата алмый.
Россия кулланучыларыннан тыш, аерым алганда, Бөекбритания, Германия, Һиндстан, Индонезия, Кушма Штатлар һәм Франциядә яшәүчеләр дә бу проблема белән очрашкан.
Элегрәк мессенджер сайтында 24 октябрьдән искергән смартфоннарда кушымта эшләмәячәк дигән мәгълүмат барлыкка килде. Бу очракта iPhone 5 һәм iPhone 5C турында сүз бара. Әмма WhatsApp кулланучыларның проблемалар бүген iPhone ның яңа модельләре, шулай ук Android ОС гаджет хуҗаларында да күзәтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз