Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә грипп белән авыруның иң югары ноктасы башланану вакыты турында сөйләделәр
Грипп һәм кискен тын юллары вирус инфекциясе (ОРВИ) белән авыручылар саны Россиядә декабрьдә арта башларга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко хәбәр итте.
Онищенко гриппның түбәндәгечә үсүен ачыклады: башта ике-өч атна дәвамында авыручылар саны арта, аннары дүрт атна чамасы — югары саннар тора, ә соңыннан кимү башлана.
Әгәр төбәктә эпидемик күтәрелеш башланса, ул 7-9 атна дәвам итә, дип аңлатты белгеч.
«Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны арту, быел, мөгаен, декабрьдә башланачак, аннары — мәктәп каникулларыннан соң, чөнки әлегә без быел штамм составы буенча уртача эпидемия көтәбез», — дип сөйләде Онищенко агентлыкка.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз