Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә грипп белән авыручылар саны арткан
Россиядә гриппның яңа төрләре ачыкланмаган, әмма илдә авыруның авыр формалары теркәлә, дип белдерде РИА Новостига Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия Мәгариф академиясенең президент урынбасары Геннадий Онищенко.
«Гриппның яңа штаммы турындагы мәгълүматка килгәндә, андый мәгълүматлар юк. Әйтик, бөтенләй башка штамм килгән яки булганы кискен үзгәргән дип әйтергә нигез юк, чөнки андый мәгълүматлар Европа һәм Американың башка илләрендә дә, бөтен дөньядан милли хисапларны җыючы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларында да юк», – диде Онищенко.
Ул өстәгәнчә, хәзер илдә авыруның авыр формалары очрый, әмма моны гриппның яңа штаммы дип әйтергә нигез юк.
«Үсеш, без әйткәнчә, бара. Ләкин яңа, куркынычрак төрнең барлыкка килүе турында сөйләргә мөмкин булган бернинди дә мутацияләр бездә юк», – дип нәтиҗә ясады Онищенко.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз