news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә госпитальгә озатылган ковид-авырулар саны бер тәүлек эчендә 4 процентка кимегән

Россиядә соңгы тәүлектә госпитальгә озатылган ковид-авырулар саны моннан алдагы көннең күрсәткечләре белән чагыштырганда 4 процентка кимрәк булган. Бу хакта ТАСС агентлыгы коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә.

Әйтик, илдә тагын 17 949 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган, шуларның 3 605е госпитальгә озатылган. Россиянең 45 төбәгендә – күрсәткечләрнең кимүе, 35 төбәгендә артуы күзәтелә.

Бер тәүлек эчендә 44 547 кеше терелгән. Хастаханәдән чыгарылган пациентлар саны 94,7 процентка җиткән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100