news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә Google Play сервисына охшаш NashStore кушымталар кибете эшли башлады

Россия кулланучыларына Google Play сервисының бездә эшләгән аналогы –  NashStore кушымталар кибетенә керү мөмкинлеге ачылды. Шулай ук биредә Азия, Европа һәм Америкада яшәүчеләр дә кушымталарны йөкләп алу өчен теркәлә ала. Бу хакта ТАСС агентлыгына «Цифрлы платформалар» оешмасының матбугат хезмәтендә сөйләгәннәр.

«Хәзер NashStore кушымталар кибетен теләге булган һәркем рәсми nashstore.ru сайтыннан йөкләтеп ала ала.  < ... > Бүген без шулай ук Азия, Европа һәм Америкада яшәүче чит ил разработчикларын теркәү эшен башлап җибәрәбез. Санкцияләргә карамастан, күп кенә IT-девелоперлар Россия базарын югалтырга теләми», –  дигән компаниянең генераль директоры Арсений Щельцин.

Хәзер Россиядә эшләнгән кушымталар кибетендә 1 меңнән артык кушымта бар. Цифрлы товарлар өчен түләү системасы әлегә ачык түгел, әмма ул якын арада барлыкка киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100