Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә герой-аналарга түләүләргә тагын 30 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән
Хөкүмәт «Ата-ана даны» ордены яки орден медале белән бүләкләнгән герой-аналарга һәм ата-аналарга бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүгә тагын 30 млн сумнан артык акча җибәрә. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган боерыкта әйтелә.
Аңлатма язуында бу түләүләрне алучылар саны арту сәбәпле карар кабул ителгәнлеге ачыклана.
Шушы суммадан 20 млн сум герой-аналарны бүләкләүгә, 5,5 млн сум «Ата-ана даны» ордены бирелгәннәргә тотылачак. Тагын 5,2 млн орден медале белән бүләкләнгәннәр өчен билгеләнгән.
Хөкүмәттә искәртүләренчә, «Герой-ана» исеменә ия булган хатын-кызлар 1 млн сум, ә «Ата-ана даны» ордены яки орден медале белән бүләкләнгәннәр 500 мең сум һәм 200 мең сум ала.
Бу югары дәүләт исеме һәм ул Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча 10 яки аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән аналарга бирелә.
Акчалар Россия Хезмәт министрлыгына Хөкүмәтнең резерв фондыннан бүленә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз