news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә гаиләгә багышланган уку әсбабы барлыкка киләчәк

Россиядә гаиләгә багышланган уку ярдәмлеге барлыкка киләчәк, ул яшьләр арасында традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту максатыннан булдырыла. «РИА Новости»га бу турыда Балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институтының матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.

«Балачакны, гаиләне һәм тәрбияне өйрәнү институты һәм «Азбука семьи» автономияле коммерцияле булмаган оешма яшүсмерләр өчен уку әсбабы чыгарачак. Аның максаты яшьләрнең традицион гаилә кыйммәтләрен ныгыту булачак», – диелә хәбәрдә.

Билгеләп үтелгәнчә, мәктәп укучылары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре (СПО) студентлары бу басмада шәхесләр арасында мөнәсәбәт урнаштыру буенча киңәшләр, шулай ук үзбилгеләнү, балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләре, балалар психологик травмалары, егет белән кыз арасында сәламәт мөнәсәбәтләр формалаштыру, гаилә кыйммәтләре һәм башка күп кенә мәсьәләләргә кагылышлы киңәшләр таба алачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100