news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә гаилә ипотекасының ташламалы программасын озайттылар

Еллык 6 процент ставка белән торакка ташламалы кредитны хәзер 2018 елның 1 гыйнварыннан 2023 елның 31 декабренә кадәр беренче баласы яки аннан соңгы балалары туган Россия гражданнары ала алачак. Алар ипотека кредитын 2024 елның 1 июленә кадәр рәсмиләштерә ала, дип хәбәр итә Россия Дәүләт Думасы.

Торак сатып алуга кредит уллыкка (кызлыкка) алган яки инвалид балалары булган гаиләләргә дә биреләчәк. Ерак Көнчыгышта 2019 елның 1 гыйнварыннан соң туган балаларның ата-аналары ипотеканы 5 процентлы ташламалы ставка белән ала алачак.

Ипотека займнарының максималь суммасы Мәскәүдә, Петербургта, Ленинград өлкәсендә, Мәскәү өлкәсендә 12 миллион һәм калган төбәкләрдә 6 миллион сум тәшкил итәчәк. Моннан тыш, бу суммаларны базар шартлары һәм ипотека программалары хисабына 30 һәм 15 миллионга кадәр арттырырга мөмкин. Фатир сатып алу яки шәхси йорт төзү өчен ана капиталын беренче кертем буларак кулланып була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100