news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә гаилә ипотекасы ставкасы икеләтә артырга мөмкин

1 июльдән Россиядә 6 яшьтән өлкәнрәк балалары булган гаиләләр өчен гаилә ипотекасы буенча ставка 12 процентка кадәр күтәрелергә мөмкин. Хәзер мәсьәлә фикер алышуда, дип хәбәр итә «Известия» Финанс министрлыгына якын булган чыганакларга сылтама белән.

Бу вакытка илдә яңа төзелешләргә гаилә һәм ташламалы ипотека тәмамлана. Беренчесе 6 процент, икенчесе 8 процент ставкасы белән бирелә. Элегрәк Финанс министрлыгында һәм Төзелеш министрлыгында программаны июльдән соң трансформация көтә дип кисәткәннәр иде.

Гаилә ипотекасы белән бәйле вариантларның берсе - 6 яшьтән өлкәнрәк балалары булган гаиләләр өчен ставканы 12 процентка кадәр күтәрү. Финанс министрлыгында басма соравына бу чара әлегә карала дип җавап бирәләр аның буенча ахыргы карар кабул ителмәгән.

«Консолидацияләнгән позиция формалаштыруга һәм йомгаклау карарларын кабул итүгә кадәр бу хакта сөйләргә иртә», — дип аңлатма бирделәр Төзелеш министрлыгында бу яңалык турында.

Дәүләт Думасының Финанс базары комитеты җитәкчесе Анатолий Аксаков фикеренчә, 12 процент ставканы Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе кебек югары керемле төбәкләрдә кертергә мөмкин. Шул ук вакытта алар өчен дә мондый чараны акча-кредит сәясәтен йомшарту һәм ставканы киметү белән генә кертергә мөмкин. «Шул ук вакытта хезмәт хакы түбән булган төбәкләр өчен шунда ук ташламалырак шартлар билгеләү яхшы», — дип ышана депутат.

Искәртик, Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча гаилә ипотекасы программасы 2030 елга кадәр гамәлдә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100