Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә ташламалы һәм гаилә ипотекасы өчен беренчел кертемне арттырырга планлаштыралар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Хөкүмәт ташламалы һәм гаилә ипотекасы программалары буенча беренчел кертемнең минималь күләмен арттырырга ниятли. Бу хакта ТАСС Россия вице-премьеры Марат Хөснуллинга сылтама белән хәбәр итә.
«Киләсе елның 1 июненә кадәр безнең гаилә һәм ташламалы ипотека гамәлдә. Хәзер без беренчел кертемне арттыру буенча кайбер чаралар күрәбез. Хәзерге вакытта ипотеканы бирү күләме бик зур. Без 1 июньгә кадәр ипотека бирүне ничек көйләргә икәнен карыйбыз», - дип сөйләде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары.
Ул ипотека портфельләре үсеше буенча күрсәткечләрне китерде - әгәр 2022 елда ул 2 трлн сум булса, быел 3,5 трлн сумнан артык фаразлана.
Сентябрь уртасында Министрлар Кабинеты беренчел кертемнең минималь күләмен 15 проценттан 20 процентка кадәр арттырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз