Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә финанс грамоталылыгы буенча онлайн-зачет башланды
Бүген финанс грамоталылыгы буенча Бөтенроссия онлайн-зачет башланды. Аны агымдагы елның 15 декабренә кадәр узарга була. Бу хакта РФ Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсе Илкүләм банкының Татарстан буенча бүлеге хәбәр итә.
Катнашучылар кертем, кредит һәм түләү карталары, башка финанс продуктлары һәм хезмәтләре, шулай ук мошенниклык схемаларын ничек тану турындагы сорауларга җавап бирәчәк. Биремнәрне мөстәкыйль эшләргәгә яки гаилә командасын җыярга була.
«Узган ел Татарстан онлайн-зачетта катнашучыларның гомуми саны буенча лидер булды. Барлыгы аңа 36 меңнән артык татарстанлы кушылды һәм финанс белемнәре яхшы дәрәҗәдә булуын күрсәтте. Республика халкын быел да финанслар турындагы белемнәрен тикшерергә һәм индивидуаль тәкъдимнәр алырга чакырам», - диде Татарстан Илкүләм банкы идарәчесе Марат Шәрифуллин.
Быел зачет кече сыйныф укучылары өчен дә сораулар белән тулыландырылган. Алар гаилә бюджетының ничек формалашуын, кибеттә сатып алуны дөрес башкарырга һәм башкаларны белә алачак. Һәр катнашучы зачет нәтиҗәләре буенча оештыручылардан — Россия банкыннан һәм Стратегик инициативалар агентлыгыннан исемле сертификат алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз