news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә федераль дәүләт хезмәткәрләренең уртача пенсиясе 39,5 мең сумнан артып киткән

Россиядә федераль дәүләт хезмәткәрләренең уртача пенсиясе 39,5 мең сумнан артып киткән
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Россиядә федераль дәүләт хезмәткәрләре аена уртача 39 536 сум пенсия ала. Россия Социаль фонды шул хакта хәбәр итә, дип яза РИА Новости.

Ведомство мәгълүматлары буенча, илдә федераль дәүләт хезмәткәрләре арасыннан 99,2 меңгә якын пенсионер исәпләнә.

Эшләүче пенсионер-дәүләт хезмәткәрләренең уртача пенсиясе аена 40 601 сум, эшләмәүчеләрнең – 39 409 сум.

news_right_1
news_right_2
news_bot