news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хакын арттырачаклар

1 октябрьдән федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хакын 5,1 процентка арттырачаклар, РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул турыдагы боерыкны имзалаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

«1 октябрьдән федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хакы 5,1 процентка арттырылачак. Шул хактагы боерыкка кул куелган», - диелә хәбәрдә.

Матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, биредә федераль югары уку йортлары мөгаллимнәре, клиника үзәкләре медицина хезмәткәрләре, гидрометеорология хезмәте вәкилләре, шулай ук федераль медицина-социаль экспертиза учреждениеләре, фән һәм мәгариф һ.б. өлкәләрдә эшләүчеләр хакында сүз бара. Моннан тыш, бу көч ведомстволарының (Саклану, Гадәттән тыш хәлләр, Эчке эшләр министрлыклары, Росгвардия) гражданнар персоналына да кагыла.

«Мондый хезмәткәрләрнең вазифаи окладларын арттыру 2024 елга исәпләнгән федераль бюджет турындагы законда каралган», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot