Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә эвакуацияләнгән украиналыларга 10 мең сум күләмендә түләүләр бирелгән
Россия хәрбиләре хәрби хәрәкәтләр зонасыннан эвакуацияләгән Украина гражданнары Россиядә бер тапкыр бирелә торган 10 мең сум күләмендә түләүләр алган. Бу хакта РФ Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Татьяна Москалькова хәбәр итте, дип яза «РИА Новости».
Декабрьдә Россия хәрбиләре хәрби хәрәкәтләр зонасыннан 46 Украина гражданын алып чыккан. Аларның 17се инде өйләренә кайткан, калганнары Россия территориясендә вакытлыча урнашу пунктларында кала.
Москалькова сүзләренчә, эвакуацияләнүчеләр 10 мең сум түләүләр алган һәм ирекле хәрәкәт итү хокукына ия. Ул аныклаганча, кирәкле документлары һәм китәргә теләге булган кешеләр моны мөстәкыйль рәвештә яки Россия хезмәтләре ярдәмендә эшли ала.
Омбудсмен шулай ук билгеләп үткәнчә, кешеләр вакытлыча тоту пунктларына урнаштырылган, анда алар уңайлы шартлар һәм барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән. Аларның туганнары белән элемтәгә керү өчен телефоннары, шулай ук алар белән видеоэлемтә аша аралашу мөмкинлеге бар.
Моннан тыш, Татьяна Москалькова җирле халык эвакуацияләнгәннәргә ярдәм күрсәтә, дип ассызыклады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз