news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе 24 мең сум тәшкил иткән

Россиядә эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе 24 мең сум тәшкил иткән
Фото: © «Татар-информ»

Россиядә эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясенең күләме аена 24 мең сумнан аз гына арткан. Бу хакта РИА Новостига Социаль фонд мәгълүматлары буенча билгеле булды.

Тикшеренү күрсәткәнчә, эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе 2025 елның 1 апреленә 24 019 сум тәшкил иткән. Чагыштыру өчен, ел башында, 1 гыйнварда, бу күрсәткеч 23 758 сум булган.

Искәртик, Фонд мәгълүматларына караганда, илдә пенсионерларның гомуми саны 40,9 млн кешедән артып китә.

Билгеле булганча, Россиядә эшләүче пенсионерларның уртача пенсиясе 21 мең сумнан арткан.

Пенсияләрне түләү «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты максатларына туры килә.

news_right_1
news_right_2
news_bot