news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә эш көненең «озынлыгы» рекордлы күрсәткечкә җиткән

Россиядә эш көненең «озынлыгы» рекордлы күрсәткечкә җиткән
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

2023 елда Россиядә эш көненең уртача озынлыгы 7,17 сәгать тәшкил иткән. Бу – соңгы 19 елда рекордлы күрсәткеч, дип яза РБК.

Росстат мәгълүматлары буенча, узган ел эш көненең чынлыктагы озынлыгы уртача 4 минутка (+0,9 процент) арткан. Өстәвенә, һәр урта статистик хезмәткәр 2023 елда 2022 елга караганда 17,3 сәгатькә күбрәк эшләгән. Гомумән алганда, россиялеләр елына 1,77 мең сәгатен «эшкә багышлаган». Чагыштыру өчен: 2019 елда россияленең эш көне озынлыгы көненә – 7,15 сәгатькә якын, елына 1,76 мең сәгать тәшкил иткән.

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында билгеләп үтүләренчә, эш көне предприятиеләрнең югары йөкләнеш белән эшләве, шулай ук производство туктап торган вакытның кимүе аркасында арткан. Эш көненең озынлыгына кайбер хезмәткәрләрнең тулы булмаган эш көненнән тулы эш көненә күчүе дә йогынты ясаган.

2023 елда иң озын эш көннәре балыкчылык һәм балык үрчетү (8,21 сәгать), административ эшчәнлек һәм өстәмә хезмәтләр күрсәтү (7,61 сәгать), шулай ук металл рудалар чыгару (7,6 сәгать) өлкәләренә туры килгән. Космос һәм һава транспорты хезмәткәрләренең (6,14 сәгать), ташкүмер чыгару (6,56 сәгать), шулай ук нефть һәм газ табу (6,86 сәгать) өлкәләрендә исә эш көннәре иң кыскасы булган. Мәгариф өлкәсендә эш көне - 6,8 сәгать, җәмәгать туклануы һәм кунакханәләр өлкәсендә - 6,92 сәгать, авто, тагылма һәм ярымтагылмалар җитештерү тармагында 6,94 сәгать кенә дәвам иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100