Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Россиядә эш бирүчеләр баласы туган хезмәткәрләргә 1 миллион сумга кадәр түләү бирә алачак
Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов RT белән әңгәмәдә РФ Президенты Владимир Путинның баласы туган хезмәткәрләр өчен эш бирүчедән түләүләр турындагы белдерүен шәрехләгән. Кичә Путин Россиядә эш бирүчеләргә баласы туган хезмәткәрләргә салым түләмичә 1 миллион сумга кадәр ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирә торган закон чарасы кабул ителү турында игълан итте.
Депутат аңлатканча, мондый түләү – эш бирүченең ирекле инициативасы. Ул тиздән әлеге чара корпоратив ярдәмнең нәтиҗәле коралына әйләнер, дип ышаныч белдерде.
Исегезгә төшерик, сүз Владимир Путинның кичә Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар советында әйткән белдерүе турында бара. Ил җитәкчесе 1 гыйнвардан эш бирүчеләрнең баласы туган хезмәткәрләр өчен түләве 1 миллион сумга кадәр артачак, дип хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз