news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә ерак урыннарда һәм суда йөзүче судноларда вакытыннан алда тавыш бирү башланды

25 февральдә россиялеләрнең бер өлеше өчен ил Президентын сайлауда өстәмә тавыш бирү башланды. Ул ерактагы һәм барырга кыен булган урыннарга, шулай ук суда йөзүче судноларга кагыла. Элегрәк Россия Үзәк сайлау комиссиясе әлеге процедураның башлануы хакында игълан иткән иде.

Анда аз санлы сайлаучылар – болан үрчетү урыннарында, поляр һәм метеостанцияләрдә, төп тавыш бирү көннәрендә (15-17 март) суда йөзүче судноларда булган кешеләр катнаша.

Үзәк сайлау комиссияләрендә белдерүләренчә, халыкның бу категорияләре өчен тавыш бирү 14 мартка кадәр дәвам итә. Сайлау комиссиясе әгъзалары урыннарга вертолет, снегоход һәм җигүле этләр белән барачак.

Россия Федерациясе Президентын сайлау 15, 16 һәм 17 мартта узачак. Дүрт кандидатка сайлауда катнашырга рөхсәт бирелгән, алар - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100