news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә еллык инфляция соңгы атна эчендә 8,03 процентка кадәр тизләнде

Россиядә еллык инфляция 14-20 майда 8,03 процентка кадәр тизләнгән. 7-13 майда ул 7,91 процент тәшкил иткән. Мондый мәгълүмат Икътисади үсеш министрлыгының агымдагы бәяләр торышы турында күзәтүеннән аңлашыла, дип яза ТАСС.

Кулланучылар базарында инфляция 0,11 процентка кадәр акрынайган, ә бәяләр 8,03 процентка арткан, дип аңлатыла документта.

«Азык-төлек товарлары» категориясендә узган атнада бәяләр үсеше темплары 0,06 процентка кадәр кимегән. Җиләк-җимеш һәм яшелчә продукциясенә дефляция тизәйгән. Башка азык-төлек продуктларына бәяләр үсеше темплары 0,13 процент дип бәяләнә.

Азык-төлек булмаган товарларга килгәндә, хисап атнасында инфляция 0,07 процентка акрынайган. Бу электр һәм көнкүреш приборларының арзанлануы һәм үзебезнең илдә җитештерелүче автомобильләргә бәяләр үсеше темпларының кимүе аркасында була.

«Хезмәт күрсәтү» өлкәсендә бәяләр 0,27 процентка арткан. Шул ук вакытта эчке рейсларга авиабилетлар акрынрак кыйммәтләнә башлаган, ә шифаханәләр хезмәтләренә бәяләр бөтенләй артмаган.

30 апрельдән 6 майга кадәр Россия Федерациясендә еллык инфляция бер атна элек 7,81 процент тәшкил иткән. Моннан чыгып соңгы өч атна эчендә инфляция тизләнә дигән нәтиҗә ясарга мөмкин.

Элегрәк Икътисади үсеш министрлыгы 2024 елда Россиядә инфляция буенча фаразны 4,5 проценттан 5,1 процентка кадәр арттырды. Искәртик, 2023 ел нәтиҗәләре буенча илдә инфляция 7,42 процент тәшкил итте.

Моңа кадәр РФ Үзәк банкы рәисе урынбасары Алексей Заботкин июнь аенда Үзәк Банкның директорлар советы төп ставканы күтәрү сценариен карый ала дип белдерде. Аның сүзләренчә, Россиядә югары ставка әле сакланачак, әмма 2027 елга ул 6-7 процент дәрәҗәсенә чыгарга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100