news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә елга кыслаларын законсыз тоткан өчен штрафны 14,5 тапкырга арттырганнар

Россиядә елга кыслаларын законсыз тоткан өчен зыянны каплау күләмен 14,5 тапкырдан да күбрәккә арттырдылар – бер зат өчен 115 сумнан 1688 сумга кадәр.

Ил Хөкүмәтенең тиешле карарын РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.

Үзгәрешләр 2018 елның ноябрендә Хөкүмәт тарафыннан расланган зыянны исәпләү кагыйдәләренә кертелә. Ул вакытта елга кыслаларын законсыз тоткан өчен штраф күләме бер экземпляр өчен 115 сумга тигез булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot