news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә электросамокатларда хәрәкәт итү тизлеген чикли торган ГОСТ кертелде

Россиядә электросамокат, монотәгәрмәч һәм гироскутерларның рөхсәт ителгән тизлеген сәгатенә 25 чакрымга кадәр чикли торган яңа илкүләм стандарт үз көченә керде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Элегрәк Росстандарт әлеге документны раслаган иде. Тулаем алганда, аның таләпләре киңәш бирү характерында гына, әмма аны үти торган компанияләр продукциянең тиешле стандартларга җавап бирүен раслый ала.

Яңа ГОСТта электросамокат, монотәгәрмәч һәм гироскутерлар шәхси мобильлек чараларына кертелгән. Стандарт маркировка кагыйдәләрен, шулай ук иминлек һәм тиешле документлар алып баруны билгели.

Моннан тыш, шәхси мобильлек чаралары классификациясе, саткан вакытта аларның комплектациясе, батареяларын кору һәм энергия саклауга карата таләпләр кертелә, шулай ук бәрелгәндә ныклыгын сынау алымнары билгеләнә.

Октябрь аенда Хөкүмәт шул исәптән электросамокат һәм гироскутерларда хәрәкәт итүгә дә кагыла торган үзгәрешләрне раслады. Электросамокат, электроскейтборд, гироскутер һәм монотәгәрмәчләр хәзер «шәхси мобильлек чаралары» санала: аларда хәрәкәт иткәндә тизлекне сәгатенә 25 чакрымга кадәр җиткерергә ярый, ә транспорт чарасының авырлыгы 35 килограммнан артмаска тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100