news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә электр самокатларының максималь тизлеге чикләнәчәк

Россиядә беренче тапкыр индивидуаль мобильлек чаралары (СИМ, электр самокатлары, гироскутерлар, монотәгәрмәчләр) өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре кертелә. 1 марттан алар өчен максималь тизлек чикләнә, ә юлларда яңа юл билгеләре барлыкка киләчәк.

Россия Юл хәрәкәте кагыйдәләренә шундый үзгәрешләрне РФ Хөкүмәте узган елның октябрендә хуплады. «РИА Новости» шул турыда яза.

1 марттан, документ нигезендә, электроскейтбордлар, гироскутерлар һәм монотәгәрмәчләр индивидуаль мобильлек чаралары категориясенә керәчәк: алар өчен максималь тизлек – сәгатенә 25 километрга, ә массасы - 35 килограммга кадәр рөхсәт ителә.

Электр скутерларында юлның уң ягында –  максималь тизлек сәгатенә 60 километр һәм велосипед хәрәкәте рөхсәт ителгән якта йөрергә яраячак.

Кагыйдәләрдә язылганча, индивидуаль мобильлек чараларында (СИМ) хәрәкәт вакытында өстенлек тротуарларда җәяүлеләргә бирелә.

Моннан тыш, индивидуаль мобильлек чараларында хәрәкәт махсус юл билгеләре белән көйләнә. Аларга төрле зоналарда йөрергә рөхсәт бирә торган, хәрәкәтне чикли торган яки тыя торган билгеләр керәчәк. Шуңа да карамастан, мондый билгеләр кую турындагы карарны урын һәм юл инфраструктурасына бәйле рәвештә җирле хакимият кабул итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot