news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә электр самокатларын Дәүләт хезмәтләре порталы аша теркәячәкләр

Россиядә электр самокатларын Дәүләт хезмәтләре порталы аша теркәячәкләр
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Россиядә «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша электр самокатлары һәм индивидуаль мобильлекнең башка чаралары хуҗаларын теркәүне кертергә планлаштыралар. Хөкүмәт тиешле вәкаләтләрне Эчке эшләр министрлыгына беркеткән, дип хәбәр итте ведомствоның юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Баш идарәсе өлкән инспекторы Виктор Стельмах. Бу хакта «Ведомости» яза.

Механизм Транспорт министрлыгының Юл хәрәкәте кагыйдәләренә индивидуаль мобильлек чараларын куллануны җайга сала торган төзәтмәләрен кабул иткәннән соң эшли башлаячак. Шуннан соң эчке эшләр министрлыгы алты ай дәвамында кирәкле норматив актлар әзерләячәк һәм аларны Хөкүмәткә кертәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot